Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Шүрәле һәм Су анасын патентлауга бәйле Фәррахов Татарстан прокурорына мөрәҗәгать итте

0

Россия Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов «Национальные игрушки» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте танылган татар әкиятләре геройлары исемен товар билгесе буларак теркәү сәбәпле, ТР прокуроры Альберт Суяргуловка мөрәҗәгать юллады. Парламентарий бу хакта телеграм-каналында сөйләде.

«Әдәби геройлар исемнәре <...> милли мирас булып тора һәм татар мәдәниятенең байлыгын гәүдәләндерә. Хокук иясе булган компаниянең татар әкиятләре геройларының исемнәре килеп чыгышына катнашы юк», - дип ассызыклады депутат.

Фәррахов фикеренчә, «товар билгесенә аерым хокук ияләре» фольклор персонажы булган танылган милли геройларның исемнәрен теркәүләрен, алар авторлык хокукы белән сакланмаганлыгын һәм әлеге исемнәрне Татарстан Республикасының барлык театрлары һәм китап нәшриятлары күп еллар дәвамында куллануын белгән.

Шул ук вакытта театр билетлары бәясенә хокук ияләренә түләү кертү билет кыйммәтләнүгә китерәчәк һәм «кешеләр республиканың халык байлыгын кулланган өчен түли булып чыгачак».

Өстәвенә, театрлар «суд дәгъваларын һәм матди югалтуларны булдырмау максатыннан» исемнәре патентланган геройлар катнашында спектакльләр куюдан, ә нәшриятлар – китаплар нәшер итүдән баш тарта башларга мөмкин.

Җәмәгать мәнфәгатьләренә каршы килә торган атамалардан гыйбарәт булган яки аның элементын үз эченә алган исемнәрне товар билгесе буларак теркәү рөхсәт ителми, дип искәртте парламентарий.

Шул сәбәпле Айрат Фәррахов Татарстан прокурорыннан «Национальные игрушки» компаниясе эшчәнлегенең РФ Гражданлык кодексы нигезләмәләренә һәм башка норматив-хокукый актларга туры килү-килмәвен тикшерүне сорады.

«Национальные игрушки» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Әкият» дәүләт курчак театрыннан Шүрәле һәм Су анасы кебек әдәби геройларның исемнәрен кулланган өчен ярты миллион сум һәм роялти сорады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Д. Шнайдер вышла в третий раунд Открытого чемпионата Австралии в парном разряде






Капитан "Металлурга" не сыграет до конца сезона

Астрологи объяснили, как парад планет повлияет на людей 21 января

Shot: У звезды «Полицейского с Рублевки» Эстрина ухудшилось состояние

Кузбасские студенты СПО могут участвовать в олимпиаде по финансовой грамотности