Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан Хезмәт министрлыгында инвалидлар өчен ярдәм чаралары турында сөйләделәр

0

Татарстанда инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар, айлык түләүләр һәм пособиеләр, шулай ук бер мәртәбә бирелә торган субсидияләр түләнә.

Инвалидлар өчен ярдәм чаралары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта төбәкнең хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Без сәламәтлегендә күп төрле тайпылышлар булган һәм даими ярдәмгә мохтаҗ инвалид балалы гаиләләрнең керемнәрен республика бюджеты хисабына яшәү минимумына кадәр күтәрәбез», - дип аңлатты ул.

ТР Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2012 елдан башлап даими рәвештә янында караучы булуга мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга ай саен түләү бирелә. Быел мондый ярдәм чарасын 116 инвалид бала алган.

Моннан тыш, 2019 елдан башлап биш һәм аннан да күбрәк 18 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаилә әгъзасына айлык пособие билгеләнә һәм түләнә. Гаиләдә балалар яки өлкәннәр арасында бер генә кешедә булса да инвалидлык булу шарт. Быел мондый төр ярдәм 180 кешегә күрсәтелгән.

Торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламаларны республикада 249 мең инвалид, шул исәптән инвалид балалары булган 15 мең гаилә ала.

Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә йорт биләмәсе чикләрендә газ үткәрү һәм йорт эченә газ җиһазлары сатып алу өчен бер мәртәбә бирелә торган субсидия түләнә. Зарипова әйтүенчә, бу җитди ярдәм. Быел мондый түләүне инвалид балалары булган 58 гаиләгә түләделәр.

Шулай ук хроник бөер җитешсезлеге, яман шеш белән авыручыларга дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен компенсация каралган. Мондый төр ярдәм чарасын быел ноябрьдә 357 кеше алачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

WTA признала Соболенко игроком года






Кинопарк «Москино» представит предновогоднюю культурную программу

«Транснефть-Верхняя Волга» оказала благотворительную помощь школе в райцентре Марий Эл

Будущие медсестры постигают азы профессии в Балашихинской больнице

Журавлев: существование российских военных баз в Сирии пока под вопросом