Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Санкт-Петербургта Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры гастрольләре узды

0

Санкт-Петербург шәһәре В.А.Шелгунов исемендәге мәдәният йортында 29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма театры спектакльләре тәкъдим ителде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт драма татар театры 1989 елда эксперименталь яшьләр татар театры буларак оеша, ә 2007 елда дәүләт театры статусына ия була.

Театр Россиянең күп кенә шәһәрләрендә уңышлы гастрольләр уздырды, дәрәҗәле Россия, халыкара, республика театр фестивальләрендә катнашты.

Санкт-Петербургта түбәндәге спектакльләр тәкъдим ителде.

«Сүнгән йолдызлар» – татар драматургиясе һәм татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган спектакль.

Тамашачылар шулай ук татар әдәбияты классигы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Гөргөри кызын бирә» комедиясен карады. Әлеге пьеса керәшен татарларының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен ача.

Гастрольләр 1 декабрьдә «Без сагынып килдек сезне» концерты белән тәмамланды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Алькарас — новый чемпион Монте-Карло! Успел выиграть крупный турнир до возвращения Синнера






Лидер партии «Новые люди» Нечаев прилетел в Екатеринбург на переговоры

Лекция об истории метро во время и после войны пройдет в Москве

РАСКРЫТЫ ПЛАНЫ "теневых правительств" КИТАЯ И ЯПОНИИ ЗАХВАТИТЬ РОССИЮ И США. СЕНСАЦИЯ! Новости! В.В. Путин, Дональд Трамп. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

В Кремле прозвучат саундтреки к «Властелину колец», «Игре престолов» и «Ведьмаку»