Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Казанда Татар әниләренең беренче форумы узачак

0

7 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «АМАКС Сафар-отель» (Казан шәһәре, Односторонка Гривки ур., 1 нче йорт) конференц-залында «Татар әниләренең беренче форумы» узачак. Аны «Сөембикә» журналы редакциясе оештыра.

«Татар әниләренең беренче форумы»на «Әниләр марафоны» проектында катнашып, 21 көн дәвамында барлык биремнәрне үтәп, финалга узган әниләр җыелачак. Әниләр каршында экспертлар чыгыш ясаячак, алар әниләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Баланың физик һәм рухи сәламәтлегенә, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләргә, дини тәрбия бирү үзенчәлекләренә, әниләрнең ресурслы халәтенә бәйле чыгышлар булачак. Спикерлар буларак Рамил хәзрәт Юныс, балалар табибы Илдус Лотфуллин, иҗади гаилә – Илназ һәм Гүзәл Баһавиевлар, икенче өлештә беренче татар коучы Илүзә Әминова чыгыш ясаячак. Аның чыгышында практик өлеш тә булачак. Һәр финалист «Сөембикә» журналының ярты еллыгына язылу һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

«Әниләр марафоны» 2019 елдан башлап социаль челтәрләрдә уздырыла торган проект. Гадәттә ул Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрь көнне башлана. Катнашучылар быел да 21 көн дәвамында үз аккаунтларында көн саен билгеле бер тема буенча язма куеп бардылар.

Марафонда катнашкан әниләр бу чарага бик рәхмәтле, чөнки күбесенең татарча аралашу, хис-кичерешләре белән уртаклашу мөмкинлеге туды. Язмалар барысы да туган телебездә, татар шрифты белән генә язылды. Башка еллардагы марафон тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әниләр алга таба да язудан туктамый. Милли тәрбия, туган телне саклау һәм үстерү, милләтебез киләчәген кайгыртырлык фикерләре белән уртаклашуны дәвам итә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 965 604 19 85.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева пробилась в полуфинал турнира WTA-1000 в Дубае






Учила чемпионок: что известно о новом тренере сборной по худгимнастике Сергаевой

Актер из «Склифосовского», «Скорой помощи» и «Универа» Юдин умер в 62 года

Уехавшая из США в Россию многодетная семья потеряла ₽4 млн из-за мошенника

Трамп отказался приезжать в Москву на 9 Мая, но слухи ходят