Чаллы башкарма комитетында автобуста йөрүнең үзкыйммәтен атадылар
Чаллыда автобуста йөрүнең үзкыйммәте 71 сум тәшкил итә, ә шәһәр транспортын файдаланучы пассажирлар бүгенге көндә билет өчен 35 сум түли. Бу хакта онлайн форматта узган матбугат конференциясендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов хәбәр итте.
«35 сум – бүген бездә тариф шундый. 71 сум – реаль тариф. Менә әлегә муниципаль бюджет һәм шәһәр хисабына 36 сум [субсидияләү] килеп чыга. Әмма ассызыклап әйтәм: без билет бәясе 71 сум булачак, димибез», - дип билгеләде спикер.
Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2025 елда билет бәясен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләячәк.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Чаллыда «маршруткалар» ике рейска хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.