Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко мөфти шәех Равил Гайнетдингә рәхмәт белдерде

0

РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Белан Хамчиев Россия парламенты югары палатасы башлыгы Валентина Матвиенко кушуы буенча Мәскәү җәмигъ мәчетендә булды. Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Очрашу барышында Белан Хамчиев РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдингә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауга һәм ныгытуга, үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә керткән зур өлеше өчен Федерация Советы Рәисе Рәхмәт хатын, сәламен һәм изге теләкләрен тапшырды.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин рәхмәтен белдерде һәм Валентина Матвиенконың Федерация Советы спикеры вазифасында Россиядә дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлешендә башкарган эшчәнлегенә югары бәя бирде. Сезнең җитәкчелегегездә югары палата дәүләтебезнең сәяси үсеше тотрыклылыгын һәм аның сәяси традицияләренең дәвамлылыгын тәэмин итүче хакимият органы булып тора, дип ассызыклады ул.

1990нчы еллардан бирле РФ милли сәясәт министры урынбасары вазифаларын башкаручы, милләтара мөнәсәбәтләр темасы белән закон чыгаручы буларак профессиональ рәвештә шөгыльләнүче Белан Хамчиев Россия мөселманнары дини лидерына илдә милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, мөселманнарга белем һәм үгет-нәсыйхәт бирүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Екатерина Александрова уступила в первом круге турнира WTA-125 в Лиможе






Один год Фонду искусств: что хранят в запасниках музея

Собянин: справку об участии в СВО стало возможно получить в центрах госуслуг

Магнитная буря 14 декабря 2024 года: метеопатов предупредили о скачках давления в течение дня

Врач: лёгкие начнут восстанавливаться через полгода после отказа от курения