Арчада чираттагы «Җомга марафоны» булды
Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә чираттагы «Җомга марафоны» булды. Залда төрле яшьтәге бик күп кеше җыелды. Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал Таң» мәчете имамы Ирек хәзрәт Җиһаншин вәгазь белән чыгыш ясады.
Татарстанның халык артисты Мингол Галиев чарада катнашучыларга татар теленең әһәмияте турында сөйләде. Ул чыгышын мөнәҗәтләр башкару белән тәмамлады.
«Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды идарәсе рәисе Мансур Хашимов барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм район активистларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Муниципалитет башлыгы исеменнән рәхмәт сүзләрен аның урынбасары Алсу Мөхәммәтова җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый формат тел һәм традицияләрне саклау эшендә бик нәтиҗәле. «Бу чара безгә бик якын, ул безгә бик ошый. Сезне кабат көтәбез», - дип өстәде ул.
Материал авторы – Рәфис Миңнәхмәтов.