Рөстәм Миңнеханов Мәскәү авиация институты ректоры белән очрашты
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү авиация институты ректоры Михаил Погосян белән очрашу үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Яклар Мәскәү авиация институтының Татарстан предприятиеләре һәм республика фәнни-мәгариф комплексы оешмалары белән хезмәттәшлеген үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышты», - диелә хәбәрдә.
Мәскәү авиация институтына 1930 елда нигез салынган. Югары уку йорты бүгенге көндә Россиянең иң зур техник университетларының берсе. Анда алдынгы технологияләр буенча компетенцияләр үзәкләре актив үстерелә, космик һәм пилотсыз системалар базасында комплекслы сервислар һәм хезмәтләр булдырыла, киләчәк компетенцияләре буенча яңа белем бирү программалары башлап җибәрелә. Хәзерге вакытта уку йортында белем бирү эшчәнлеген 13 институт һәм 5 филиал алып бара. Биредә 20 меңнән артык студент белем ала һәм 2,5 меңнән артык укытучы һәм тикшеренүче эшли.
Мәскәү авиация институтын тәмамлаучылар җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашында МиГ, Ил, Ту, Су, Як самолетлары; Ми, Ка вертолетлары; барлык хәрби вертолетларның борт радиолокация станцияләре; стратегик һәм зенит ракета комплекслары; тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган «Москит» корабльгә каршы ракета; «Союз-У» ракета-ташучы; Р30 «Булава-30» каты ягулыклы баллистик ракета; «Протон» һәм «Зенит» ракета-ташучы белән идарә итү системалары; ГЛОНАСС кебек космик элемтә комплекслары; дөньядагы иң куәтле ракета двигательләре РД-120, РД-170 һәм РД-180 һәм башкалар ясалган.