Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды нәшер иткән китаплар тәкъдим ителде
«Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы кысаларында нәшер ителгән китапларны тәкъдим иттеләр. 2024 елда «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән барлыгы 13 китап чыгарыла.
-
«Рухият» нәшрияты җитәкчелегендә 1997 елдан башлап татар, рус, чуваш һәм инглиз телләрендә гомуми тиражы 497 меңгә якын булган 260тан артык китап басылып чыга.
Яңа әдәби әсәрләрне тәкъдим итү авторлар, мөхәррирләр, рәссам-бизәүчеләр катнашында узды. Кунакларга авторларның автографлары белән китаплар бүләк ителде. Шулай ук тамашачыларга Әлмәт драма театры актерлары һәм татар лицее укучылары башкаруында китаптан алынган өзекләр мини-спектакльләр рәвешендә тәкъдим ителде.
«Дөньяга чыккан китапларны тәкъдим итү – ул бик зур бәйрәм. «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы татар әдәбияты өчен бәхет, чөнки нефть башкаласы булып торган Әлмәт шәһәрендә яңа бер әдәби мәркәз барлыкка килде. Аларның 27 ел эчендә китап чыгарулары Татарстан китап нәшриятенең эшчәнлеге белән дә ярыша ала. Биредә иң сыйфатлы, сайлап алынган китаплар дөньяга чыга», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.
Ул хәйрия фондының дин галиме Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләрен бастыруда, таратуда һәм танытуда зур эш башкаруларын да билгеләп узды.
«Ел дәвамында әсәрләрне бастыру турында 30-40 хат-мөрәҗәгать килде. Барлык кулъязмалар эксперт комиссиясенә җибәрелде һәм Татарстан Республикасының күренекле әдәбият эшлеклеләре тарафыннан тикшерелеп, сайлап алынды», – диде «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флүрә Шәйхетдинова.
Фонд тарафыннан нәшер ителгән китаплар, гадәттәгечә, Татарстан шәһәрләрендәге китапханәләргә, уку йортларына, музейларга, картлар йортларына, Бөтендөнья татар конгрессына, шифаханәләргә һәм «Татнефть» компаниясенең ял базаларына, шулай ук Россиядә һәм аннан читтә татарлар тупланып яши торган урыннарга бүләк ителә.
Чарада алдагы авторларның китаплары тәкъдим ителде: