Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Актанышта хәйрия концертында махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм җыйганнар

0

Актаныш районының Аккүз авылында махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларга ярдәм җыю өчен «Без бергә» хәйрия концерты булды. Волонтерлардан торган концерт төркеме авыл халкына кызыклы программа тәкъдим итте, дип яза «Татар-информ».

Концертны технология техникумы укытучысы һәм артист Рөстәм Мусин үткәрде. Сәхнәдә шулай ук Аккүз авылының үзешчән артистлары чыгыш ясады, Кәзкәй һәм Иске Байсар авылларыннан да җырчылар һәм биючеләр килгән иде. Авыл халкы талантлы сәнгать эшлеклеләрен югары бәяли һәм мондый чаралар авылдагы мәдәни тормышның мөһим өлешенә әверелә.

Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Ибраһимова билгеләп үткәнчә, авыл халкы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертә. Хәйрия чарасын үткәрү нәтиҗәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак 22,5 мең сум акча җыелган.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Александр Зверев

Александр Зверев вышел в третий круг турнира в Буэнос-Айресе






Разведка США предупредила о возможности нанесения Израилем ударов по ядерным объектам Ирана

Синоптик Шувалов предупредил о морозах до -20 °С в ряде регионов

Актер и режиссер Всеволод Шиловский: Ты счастлив, что принадлежишь этой Родине

Юрист Силкина назвала прорывом в отношениях с США возможный обмен Винника