Чаллы драма театры «Без – 41нче ел балалары» премьерасын әзерли
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Без – 41нче ел балалары» дип исемләнгән премьерага әзерләнә. Спектакль Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» повесте буенча иҗат ителгән, инсценировка авторы һәм куючы-режиссер – сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Әсәрне иҗат итү тарихы Мөхәммәт Мәһдиевнең Гаграда иҗат йортында язучы Рафаэль Мостафин белән әңгәмәсеннән башлана. Нәкъ менә шул вакытта Мәһдиев Мостафинга төрле кызыклы хәлләр сөйли.
«Мостафин аларны хикәяләр итеп язарга киңәш бирә. Күп тә үтми, кыска хикәяләр, аннан «Без – 41нче ел балалары» әсәре дөньяга туа. Язучы бу повестьны нибары бер атна эчендә яза. Нәтиҗәдә, кайчандыр автор үзе укыган Арча педучилищесының рухын һәм атмосферасын чагылдырган повесть туа. Повестьта Хәлил Фәтхиевич буларак бирелгән рус теле укытучысы образы чын шәхескә – татар журналисты һәм педагогы Хәлим Искәндәровка нигезләнгән», диелә аннотациядә.
Премьера көннәре:
- 06.12.2024 - 19:00 сәгатьтә;
- 07.12.2024 - 18:00 сәгатьтә;
- 08.12.2024 - 18:00 сәгатьтә;