Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Махсус операция геройлары хөрмәтенә Татарстанда беренче Дан аллеясе Менделеевскида ачылды

0

Менделеевскида махсус операция геройлары хөрмәтенә Татарстанда беренче Дан аллеясе ачылды. Анда урнаштырылган мемориаль такталарга туган илен яклап һәлак булган Геройларның исемнәре язылган. Бүген һәйкәлдә тагын тугыз исем барлыкка килде. Хәрбиләр истәлегенә шулай ук миләш агачлары һәм 37 зәңгәр чыршы утыртылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Аллеяне ачу тантанасында Татарстанда «Ватанны яклаучылар» фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, шулай ук Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев катнашты.

Биредә җәяүлеләр зонасы, сукмак өчен терраса түшәмәсе ясалган, яктырткычлар, эскәмияләр куелган. Бу – эшләрнең беренче этабы. Киләсе елда әфган, Чечня сугышлары, махсус хәрби операция геройларына багышланган яңа мемориаллар урнаштырылачак.

Киңәшмәдә Менделеевск районында хәрбиләргә ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алыштылар.

«Хәзерге вакытта Менделеевск районында үзенең берничә ярдәм чарасы гамәлдә. Алар – балаларны белем бирү оешмаларына чиратсыз кабул итү, балалар өчен өстәмә белем бирү программалары буенча өстәмә дәресләр, җир кишәрлекләре һәм милек арендалау килешүләре буенча аренда түләүләреннән азат итү, 20 мең сум күләмендә түләү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның яңа туган балалары өчен «сабый җыелмасы» һ.б. Безнең төп бурыч – хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү», - дип искәртте Беляев.

Искәртеп узабыз, бу атнада Менделеевскида хәйрия ярминкәсе үткәрделәр, җыелган акча гуманитар йөк формалаштыруга юнәлдереләчәк. Алдагы ике атнада районнан махсус хәрби операция зонасына ярдәмнең чираттагы партиясен озатырга ниятлиләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

В сети появилось трогательное видео Рыбакиной с детьми






7 февраля – День рождения огнетушителя

Оренбургская область получит от Москвы многомиллионный транш на выплаты пострадавшим от паводка

Ушла от Тихонова и жалела. Громкие разводы советских звезд

Объявлен международный конкурс «Космический кубок: Миссия "ЛУНА"»