Вице-премьер Александр Новак рубль бәясенең киләчәге хакында сөйләде
Рубль бәясе акрынлап ныгый һәм тигезлек ноктасына якынаеп килә. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак журналистларга шундый фикерен белдерде.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта милли валютаның көчсезләнүе өчен алшартлар юк.
«Хәзер ул (рубль бәясе – ТИ иск.) акрынлап тигезлек ноктасын таба. Әйе, ул көчен югалтып алды, хәзер без аның көн саен бераз ныгуын күрәбез», - дип искәртте ул.
Элегрәк финанс аналитигы Михаил Беляев хәзер чит ил валютасын сатып алу отышлымы-юкмы икәнлеге, акчаны нәрсәдә саклау файдалы булуы, валюталар бәясендәге үзгәрешләр товар бәясендә ничек чагылачагы хакында сөйләгән иде.
