Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Татарстанда бензинның барлык маркалары һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән

0

Татарстанда бер атна эчендә – 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр бензинның барлык маркалары һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнгән. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.

Дизель ягулыгының бәясе аеруча нык үзгәргән – 1,79 процентка кыйммәтләнеп, литры 64,49 сумга җиткән. АИ-92 маркалы бензинның бәясе 1,38 процентка арткан, хәзер ул 52,63 сум тора. АИ-95 маркалы бензин исә 56,79 сумга җиткән, бу моннан алдагы атна күрсәткеченнән 0,83 процентка артыграк.

АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензинның бәясе әллә ни үзгәрмәгән – 0,07 процентка арткан һәм 78,62 сум тәшкил итә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса