Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә килергә чакырды

0

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсен карады һәм республика халкын ярминкәләргә килергә чакырды.

ТР Рәисен Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатып йөрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, ярминкәдә тәкъдим ителгән товарларның ассортиментын бәяләде һәм җитештерү цехында булды.

«14 сентябрьдән бирле республикада традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Шушы вакыт эчендә фермерлар җитештергән 8 мең тоннадан артык продукция сатылган. Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Килегез!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркындагы ярминкәдә булганнан соң Telegram-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

«Сыйфатлы продукция, арзан бәяләр! Барыгызны да ярминкәдә көтәбез!» - дип өстәгән ТР Рәисе.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән бирле һәр шимбәдә Казандагы 13 мәйданчыкта, Чаллы шәһәре, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарындагы мәйданчыкларда, шулай ук төрле ешлыкта төбәкнең башка муниципалитетларында үткәрелә.

12 ярминкә атнасы нәтиҗәләре буенча, фермерлар җитештергән 939 миллион сумлык продукция сатылган. Аерым алганда, татарстанлылар 6 мең тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 3,7 мең тонна бәрәңге, 210 тонна сөт, 527 тонна шикәр, 949 тонна ит һәм 2,1 миллион данәдән артык тавык йомыркасы сатып алган. Ярминкәләрне үткәрү өчен 11 мең бермәлек транспорт җәлеп ителгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Мэдисон Киз

Киз получит 2,2 миллиона долларов за победу на Australian Open






Дабл-дабл Йокича не помог «Денверу» обыграть «Миннесоту»

В России для многодетных может появиться льготный тариф в такси (Обновлено!)

Британца на пять суток арестовали в Москве за мат на улице

Юные вокалисты из Ставрополя успешно выступили в суперфинале «Лидера России»