Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Чаллы мэры «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре» бәйгесендә җиңүчеләргә акча тапшырды

0

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсен күңелле вакыйгадан башлады. Ул «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре» бәйгесендә җиңүчеләргә акча бирү турында карар кабул итүен әйтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Андрей Лесников, Иван Симонов, Радик Галиев, Полина Петрова, Евгений Мамонтовка 500 мең сум, бәйгедә җиңүче «ИнПолимерТех» компаниясе җитәкчесе Егор Саримовка 1 млн сум акча тапшырды. Әлеге акча җиһазлар һәм технологияләр алырга тотылачак.

Быел «Автоградның яшь эшмәкәре» бәйгесе 13нче тапкыр узды. Анда 165 кеше катнашты.

Сүз уңаеннан, Чаллыда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары үсеше өчен шартлар тудырыла. Бүгенге көндә 27100 эшмәкәрлек субъектында 120 меңнән артык кеше эшли. «Бу өч – автогигант коллективы», – дип искәртте мэр. Бюджетның керем өлешенең 30 процентын эшмәкәрләрдән кергән салымнар тәшкил итә.

Наил Мәһдиев яшь эшмәкәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. «Алар – Чаллының киләчәге. Алга таба да без аларга ярдәм итәчәкбез», – диде ул.

Егор Саримов бу акчага 8нче вәкиллек ачарга җыенуын әйтте. «Бу тагын 30-40 млн сум акча китерәчәк», – диде шәһәрдәшебез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Делрей-Бич (ATP). 1-й круг. Норри сыграет со Свайдой, Шевченко – с Ммо






Наркотики, арест, освобождение из российской тюрьмы: кто такой американец Марк Фогель

Суд заочно арестовал одного из создателей спорткара Spyker Пессиса

На месте строительства тоннеля под путями МЦД-2 в Москве начались подготовительные работы

Учитель физики из Самарской области стал призёром Всероссийской премии «Знание.Лектор»