Әлмәттә сугыш ветеранын бер гасырлык юбилее белән котладылар
Әлмәттә яшәүче сугыш ветераны Николай Федотовны бер гасырлык юбилее белән котладылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Николай Афанасьевич 1924 елның 6 декабрендә Башкортстанда туган. Ул, 95 нче гвардия дивизиясенең миномет ротасында хезмәт итеп, Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын кичерә. Орел һәм Курск янындагы сугышларда яраланып, ул башка частька күчерелә. Сугыштан соң Октябрьскийда, аннары Баулыда һәм Әлмәттә скважиналарда эшли. 1964 елдан 1966 елга кадәр Һиндстанда җирле белгечләрне совет җиһазларында эшләргә өйрәтә.
Гомумән алганда, ул 54 ел гомерен бораулау эшенә багышлаган. Хәзер кызы Надежда тәрбиясендә, зур гаиләсенең мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп яши. Сугышчан казанышлары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале һәм юбилей бүләкләре белән бүләкләнгән.
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова, Татарстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, «Татбурнефть «ИК» директоры Сергей Катков, шулай ук җирле оешма вәкилләре һәм мәктәп укучылары килде.
Гүзәл Хәбетдинова Николай Афанасьевичка тирән ихтирам белдерде, аның батырлыгын һәм актив тормыш позициясен һәркемгә үрнәк итеп билгеләп үтте.