Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Самара өлкәсенең Камышлы районыннан махсус операциягә унберенче гуманитар йөк җибәрделәр

0

Самара өлкәсенең Камышлы районыннан махсус операция зонасына унберенче гуманитар йөк җибәрделәр. Гуманитар ярдәм җыюда хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, активистлар, битараф булмаган бар халык катнашкан, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Гуманитар йөк җыйганда алгы сафтагы хәрбиләрнең теләкләре исәпкә алына. Өч автомобиль: ике УАЗ-469 машинасы һәм яңартылган Лада Калина. Лада машинасы халык җыйган акчага алынган, бер УАЗны районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре сатып алган һәм төзекләндергән.

Әлеге техника белән конвой һәм гуманитар йөк тутырылган газель инде юлда. Йөк составында зур куәтле генератор, тәгәрмәчләр, хәрби дроннарга каршы РЭПлар, маскировка челтәрләре, медикаментлар, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары бар. Камышлыдан Салават Гыйләҗев тапшырган икенче УАЗ да яңартылган һәм фронтка җибәреләчәк.

«Хәзер алгы сафта транспорт бик кирәк, шуңа күрә без фронтка җибәрергә тагын машиналар табарга тырыштык. Районыбызның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә зур рәхмәт. Мондый машиналарны яңартучы осталарга – Олег Шаховка, Раил Шәйдуллинга, Руслан Костюкевичка аеруча рәхмәт. Уртак Җиңүгә үз өлешен керткән һәр гражданга, район кешесенә, инициатива белдерүчеләргә ихлас йөрәктән рәхмәт белдерәм. Бу безнең актив тормыш позициясен, бердәмлекне һәм бүген Ватан өчен көрәштә булган якташларга ярдәм итүне күрсәтү. Бу эшне без Җиңүгә кадәр алып барачакбыз!» – дип сөйләгән район башлыгы Рафаэль Баһаветдинов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Стало известно место Рыбакиной в обновленном рейтинге WTA






«В Ялте подешевели, в Судаке подорожали». Что происходит на рынке земельных участков весной 2025 года в Крыму?

Актер из сериала «Ищейка» Михаил Мокеев умер в возрасте 73 лет

В Подмосковье росгвардейцы оказали помощь пострадавшему в ДТП

400 роз к 8 марта: станция "Трубная" заиграла праздничными красками