Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Васил Шәйхразыев Салават шәһәре татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Бүген биредә Салават шәһәре татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашу узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Васил Шәйхразыев үзенең сәламләү сүзендә татар җәмгыятенең бердәмлеген ныгыту өчен мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук Милли Шура рәисе чара эш көнендә һәм көндезге сәгатьләрдә булуына карамастан җыелып килгән милләттәшләребезгә рәхмәтләрен җиткерде, узып баручы елда башкарылган эшләр һәм киләсе елда үтәчәк төп чаралар турында сөйләде.

Алга таба Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Башкортстан Республикасы татар конгрессы» Төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Салават шәһәре мөфтие, Салават шәһәренең «Әннәби» җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рамил Насыйров бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Тел, мәдәният һәм традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән Башкортстан Республикасы Атказанган укытучысы, Башкортстан Республикасы Федоровка муниципаль районы Коралачык төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөмбел Хәйбуллина бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләге Салават шәһәре татарларының аксакалы, бар гомерен милләткә багышлаган күренекле җәмәгать эшлеклесе, мәрхүм Әсхәт Кормакаевның хәләл җефете Венера Кормакаевага тапшырылды. Салават шәһәре балалар музыкаль мәктәбенең «Юлдаш» ансамбле тальян белән бүләкләнде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Определился соперник Андрея Рублёва во втором круге турнира ATP-500 в Роттердаме






Мишустин распорядился не платить взнос в экономическую комиссию ООН за 2024 год

Как Русская церковь продала Русь. Латынский проект Roma Nova!

Пожар в Москве локализован на 300 квадратных метрах

РИА «Новости»: причиной пожара на востоке Москвы могло стать короткое замыкание