Прокуратура тоткарланган Стамбул – Казан рейсы пассажирларының хокуклары үтәлүне тикшерә
Идел буе Транспорт прокуратурасы Самара аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган, тоткарланган Стамбул-Казан рейсы пассажирларының хокукларын саклауны тикшерә.
Транспорт прокуратурасында хәбәр итүләренчә, бүген һава шартлары начар булу аркасында, төнге икедә Самараның запас аэродромына «Turkish Airlines» авиакомпаниясе самолетын төшеп утырган.
Аэропортка Куйбышев транспорт прокуроры ярдәмчесе килгән. Рейс пассажирлары өчен аэропортта мобиль кабул итү оештырылган.
Шулай ук Казан аэропортында самолет соңга калып килү аркасында, Казан – Стамбул рейсы тоткарланган. Очып китү вакыты 01:35 сәгатьтән 13:35 сәгатькә күчерелгән. Рейска 75 пассажир теркәлгән, аларга рейсны көтү вакытында федераль авиация кагыйдәләре нигезендә хезмәт күрсәтеләчәк.