Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Винера Ганиева «Җиңү килә» җыры турында: Аны гимн дип әйтеп була

0

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казан дәүләт мәдәният институтының 55 еллыгына багышланган хәйрия концертында Россия һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева «Җиңү килә» җырын башкарды. Ул җырның барлыкка килүе һәм аны башкарганда булган хисләр турында сөйләде.

«Үз эшләребез белән Ватанны данлыйбыз» хәйрия концертыннан җыелган акча махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә тапшырылачак. Винера Ганиева «Җиңү килә» җырын башкарганнан соң зал аягүрә алкышлады.

«Бу җырны гимн дип әйтеп була. Аны яздырганда мин бик күп еладым, чөнки сүзләре дә, көе дә күңелгә тия. Минем ватанпәрвәр солдатларыбызга багышланган, дәрт бирә, бердәмлеккә өнди торган һәм җиңү килүгә ышаныч белән сугарылган җыр җырлыйсым килде. Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева миңа сүзләрен язып бирде. Институттан Данил Песков исемле яшь егет көен язды. Халык җырны күтәреп алды», - дип уртаклашты ул «Татар-информ» журналистына.

Артист җырны башкарганнан соң күз яшьләрен көчкә тыеп калуын әйтте. «Зал торып басар дип көтмәгән идем. Үзем дә күз яшьләремне көчкә тыеп калдым. Мин бик рәхмәтле», - диде ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Винера Ганиеваның «Җиңү килә» җырына төшерелгән клип белән социаль челтәрләрдә уртаклашкан иде. «Мин шундый горурландым, минем өчен бу зур дәрәҗә. Ниһаять, җиңү китерә торган гимн туды. Мин ышанам, безгә җиңү киләчәк. Бу җыр чыккач хәрбиләр дә миңа бик күп яздылар, әле дә язалар», - диде артист. Ул 23нче февраль алдыннан Казан хәрби госпиталендә кафедра белән концерт кую теләге булуын әйтте.

Винера Ганиева институтны да бәйрәм белән котлады. «Мин 28 ел институтта хезмәт итәм. Җырчылар әзерләү кафедрасын җитәклим, мин эшләгән дәвердә кафедра бик нык үсте. Кафедраны тәмамлаган шәкертләребез белән горурланабыз. Алар арасында 40тан артыгы мактаулы исемнәргә лаек булды. Бу минем генә хезмәт нәтиҗәсе түгел – барлык остазларыбызның хезмәте. Институтны, студентларны яратам. Тәҗрибәмне яшьләргә рәхәтләнеп тапшырам, зәвыклы, затлы җырчылар булсыннар дип тырышам», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елене Рыбакиной дали совет после расставания с тренером






Новый курс Европы — восстановление отношений с Россией. Неожиданный ход ЕС повергнет Киев в ступор

Семинар о сметах контракта в автоматизированном режиме прошел в Подмосковье

Суд Москвы: блокчейн-игра Age of Mars нарушает защиту данных россиян

Минстрой изменит порядок оплаты отопления