Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең хәрбиләр һәм аларның гаиләләре дәүләт ярдәмен тоярга тиеш
Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышында катнашучылар махсус хәрби операциядәгеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алышты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары күрсәтү - безнең дәүләтнең көн тәртибендә беренче чираттагы мәсьәлә. Бүген меңләгән ватандашыбыз махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм киләчәге өчен фидакарь рәвештә көрәшә. Алар хәрби бурычларны намус белән һәм батырларча үти», — дип белдерде сәясәтче. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, илдәге миллионлаган кеше Россия армиясенә ярдәм күрсәтү өчен берләшкән. Кешеләр фронтка хатлар һәм посылкалар, җылы әйберләр, маскировкалау челтәрләре җибәрә, башка төрле ярдәм күрсәтә.
«Татарстан махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм шул зонадагы тыныч халыкка, шулай ук безнең шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә актив ярдәм күрсәтә. Моннан бер ай элек 94 тонна авырлыктагы гуманитар ярдәм белән чираттагы колонна җибәрелгән иде. 2022 елдан башлап барлыгы 179 йөк машинасы, 2,7 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән», - диде Мөхәммәтшин.
«Хәрбиләргә һәм аларның якыннарына дәүләт ярдәме һәм аларның статусын ныгытуга юнәлдерелгән 100дән артык федераль дәрәҗәдә закон эшләнде һәм кабул ителде. Республика дәрәҗәсендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына җир, салым мөнәсәбәтләре, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә социаль ярдәмнең аерым чаралары билгеләнгән законнар һәм закон актлары кабул ителде», — диде Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советының яңартылган составына махсус хәрби операциядә катнашкан дүрт кеше керде: Россия Герое Рәсим Баксиков, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Марат Галиев, Эдуард Шәрәфиев һәм Рушан Минһаҗев. Татарстанда һәм илдә яңа карарлар кабул итү даими режимда алып барыла, дип ышандырды республика парламенты җитәкчесе.