Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Васил Шәйхразыев Закир Рәмиев һәйкәленә чәчәкләр салды

0

Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев татар әдәбияты классигы, танылган эшмәкәр һәм меценат Закир Рәмиев һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәл аның кече ватанында – Мәләвез районының Җиргән авылында урнаштырылган. Ачылу тантанасы агымдагы елның августында булды. Бу татар әдәбияты классигы Дәрдемәндкә беренче һәйкәл. Әлеге вакыйга шагыйрьнең тууына 165 ел тулуга багышланган иде.

Бюстны кую эшмәкәр һәм меценат Рамил Кыямовның матди ярдәме белән тормышка ашырылды. Һәйкәл территориясен төзекләндерү, мәгълүмат стендын куюны район хакимияте, шулай ук Җиргән авыл җирлеге хакимияте башкарган.

Чәчәкләр салганнан соң Васил Шәйхразыев туган якны өйрәнү музеенда булды. Биредә гаҗәеп экспонатлар һәм күргәзмә композицияләре – башкорт юртасы, татар язучылары почмагы һәм 20 гасыр уртасы көнкүреше тәкъдим ителгән. Шулай ук музейда Дәрдемәндкә багышланган экспозиция дә бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Оже-Альяссим обратился к фанатам после снятия с турнира ATP-500 в Роттердаме






Россельхознадзор выявил грубые нарушения в магазинах сети «Светофор»

Весной ждите морозы посильнее зимних: синоптики дали прогноз на март и апрель

Столичные росгвардейцы пресекли хулиганство в торговом центре

Суд приговорил к шести годам тюрьмы мошенника, по истории которого сняли фильм