Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Доцент Айрат Йосыпов: Бүгенге студентлар – башка буын, башка омтылышлар белән яши

0

Студентларның эшчәнлеген берничә юнәлешкә бүлеп карыйбыз икән, аның берсе – фәнни юнәлеш. «Хәзерге буын студентлары элеккеләреннән ничек аерыла?», «Хәзерге буын студентлары киләчәктә кем булачак, алардан нәрсә өмет итәргә була?» – дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Бүгенге студентлар – башка буын, башка омтылышлар белән яши, алар – прагматиклар.

Бу сыйфат аларның фәнни эшчәнлегенә дә тәэсир ясый. Киләчәктә алардан да шундый ук танылган шәхесләр, белгечләр, фәнни уңышларга ирешәчәк галимнәр өлгереп җитәр, дигән уй-хыяллар белән яшибез, студентларыбызга зур өметләр баглыйбыз.

Безгә бердәм дәүләт имтиханын 100, 200 баллга тапшырган, татар теле һәм әдәбияты юнәлешләрендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда зур нәтиҗәләргә ирешкән, конференция-интеллектуаль ярышларда алдынгы урыннар яулаган абитуриентлар укырга керә. Аларның күбесе беренче курстан ук фәнни мәкаләләр яза, фән белән ныклап шөгыльләнә башлыйлар.

Моның өчен университетта бөтен мөмкинлекләр тудырылган, фәнни уңышлар өчен өстәмә стипендияләр каралган, татар теле, әдәбияты юнәлешләрендә берничә фәнни түгәрәк эшләп килә. Шушы түгәрәкләрдә студентлар беренче адымнарын атлыйлар, чыныгу алалар, беренче фәнни мәкаләләрен яза башлыйлар. 10-20 елдан без бу эшләребезнең матур нәтиҗәләрен күрербез дип ышанабыз, ди ул.

Татар теле белеме кафедрасы мөгаллимнәренең фикерләрен «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

  • Татар бүлегенә – 80 ел: «Монда уку һәм эшләү – тормышка ашкан яшьлек хыялы»



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Александрова обыграла Мартич и пробилась в полуфинал турнира в Линце






Baza: в Москве девятилетняя девочка перевела мошеннику 780 000 рублей

Тошич стал игроком медийного клуба «СКА-Ростов»

Что можно отметить в этот день

“Ола-апарт” - комфортные апартаменты у моря для семейного отдыха