Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Айзатуллин: Татарстанда 10 балалар бакчасы төзелде, ел ахырына барысы да тапшырылачак

0

2024 елда Татарстанда 10 балалар бакчасы төзелде, шуларның 7се файдалануга тапшырылды. Журналистлар белән очрашуда бу мәгълүматны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде.

«2024 елда сигез мәктәп, 9,8 мең урынга исәпләнгән өч уку корпусы төзелде. Шулай ук агымдагы елда 10 балалар бакчасы төзелде, шуларның 7се файдалануга тапшырылды, ә өчесе 2024 ел ахырына кадәр әзер була», - дип сөйләде министр.

Моннан тыш, 236 объектта капиталь ремонт ясалган. Нигездә бу - азык-төлек блоклары, мәктәпләр, балалар бакчалары.

«Мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү буенча без яңа программа көтәбез. Федераль программа турында әлегә сүз юк, аны көтәләр. Димәк, әлеге объектларны төзү буенча ниндидер карарлар кабул ителәчәк», - дип хәбәр итте Айзатуллин.

2024 елда Татарстанда 3,45 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак, бу 2023 елга караганда күбрәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Павлюченкова пропустит турнир WTA-1000 в Индиан-Уэллсе






«Павел. Первый и последний». На PREMIER вышла драма о самом неоднозначном и загадочном императоре в истории России

В Казани в феврале продолжили дорожать новостройки, но в 20 городах цены уже упали

Аномалии не заканчиваются: Вильфанд рассказал об Эль-Ниньо, который принесет адскую жару в Россию

В Подмосковье горит склад пластиковой продукции