Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Марат Айзатуллин: Камал театрының яңа бинасы 2024 елда төзелеп бетәргә тиеш

0

2024 ел ахырына кадәр Камал исемендәге театрның яңа бинасында төзелеш-монтаж эшләре тулысынча тәмамланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Марат Айзатуллин журналистлар белән очрашуда белдерде.

«Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы төзелеше тәмамланып килә. Ел ахырына кадәр төзелеш-монтаж эшләре тулысынча төгәлләнергә тиеш, һәм шуннан соң, яңа елда без театр бинасын артистлар белән бергә сынап карый алачакбыз», — дип сөйләде министр.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының архитектура концепциясен эшләүгә халыкара конкурс җиңүчесе 2022 елның февралендә билгеләнде. Ул Wowhaus рус-немец-япон консорциумы булды. Төзелеш 2023 елда башланды.

Театрның яңа бинасы Кабан күле ярында, Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары чатында төзелде. Яңа бинаның фасадлары өчен уникаль конструкция проектланды, ул меңнән артык уникаль пыяла детальне үз эченә ала. Яңа мәйданчыкта дүрт сәхнә бар: блэкбокс, цифрлаштырылган, классик һәм «шәрык» (түгәрәк) заллар.

Октябрьдә «Россия Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын карады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева покинула топ-10 рейтинга WTA, оставшись первой ракеткой России






Почему свой ЦОД в котельной (ведь это совершенно невыгодно)

Рязанка Таисия Виноградова в свои 22 года уже работает помощником машиниста электровоза и хочет самостоятельно водить поезда

Мурашко: здоровый образ жизни становится нормой

Сотрудники ОМОН "Авангард" посетили танковый музей в «Центральном военно-патриотическом парке культуры и отдыха Вооруженных Сил Российской Федерации «Патриот».