Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Мәскәүдә Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәгенең 10 еллыгын билгеләп үттеләр

0

10 декабрьдә Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәгенең 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар Мәскәүдә Белем бирү-мәдәни үзәгенең эшчәнлеге белән танышты, Муса Җәлил исемендәге 1186нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбенең музейларында булды, мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын карады. Шулай ук мәгариф-мәдәни үзәк ачылуының 10 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл, фикер алышу оештырылды.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, КФУ профессоры, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова, Филология фәннәре кандидаты, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Раушания Нурмөхәммәтова, «Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Фәрисов, Мәскәү шәһәрендәге «Каюм Насыйри институты» мәгариф-мәдәни үзәге методисты, М. Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Альбина Вәлиева һәм К.Насыйри институтының фәнни-мәгариф үзәге студенты Кадрия Волкова катнашты.

Каюм Насыйри институты матбугат үзәге, Альбина Вәлиева

Мәскәүдә институт эшчәнлеге турында тулырак мәдәни үзәк җитәкчесе Альбина Вәлиева сөйләде.

«Институт эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе – туган телне саклап калу һәм үстерү. Үзәгебездә татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар, мәдәни чаралар үткәрелә. Казан Федераль университеты җиһазлар, дәреслекләр һәм сүзлекләр белән тәэмин итеп тора, методистлар фәнни-популяр лекцияләр, методик вебинарлар үткәрә, студентлар өчен аерым өстәмә онлайн дәресләр оештырыла. Хәзерге вакытта укучыларыбыз КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова белән онлайн татарча өйрәнәләр», – диде ул.

Альбина Вәлиева Каюм Насыйри институты Белем бирү-мәдәни үзәгендә 2022 елдан бирле эшли, бүген ул Мәскәүдә берничә мәктәптә татар теле һәм татар әдәбиятын да укыта.

«Мәскәүдә мин барлыгы 5 мәйданчыкта татар теле укытам. Атасына 30 сәгать дәресем бар. К.Насыйри институты студентларын үзем эшләгән башка үзәктәге чараларга да чакырам. Алар Мәскәү шәһәре татар мәдәни үзәгендә үтә торган татарча сөйләшү клубына, әдәби клубка, төрле очрашуларга йөриләр», – дип сөйләде ул.

Каюм Насыйри институты матбугат үзәге, Альбина Вәлиева

К.Насыйри институты КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының төп структур бүлекчәсе булып тора. Институт Россия Федерациясендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, популярлаштыру һәм үстерү максатыннан булдырылган.

Институт эше кысаларында татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга юнәлдерелгән конкурслар һәм мәдәни-агарту чаралары, татар телен өйрәнү буенча түләүсез курслар уздырыла, татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча халыкка ярдәм итү оештырыла.

Килешү нигезендә мәгариф-мәдәни үзәк татар телен өйрәнү өчен методик китаплар һәм матур әдәбият, шулай ук онлайн режимда дәресләр, конференцияләр һәм чаралар уздыру өчен интерактив җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Каюм Насыйри институты матбугат үзәге, Альбина Вәлиева




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева ответила, есть ли у неё подруги в WTA-туре






Международная 15. Враг бьёт по людям в Курске, жулики-капиталисты – в Москве.

Овечкин пригласил на Ovi Cup юную болельщицу, передавшую ему свою клюшку

«Не было интимной близости с мужем»: помощница Ванги раскрыла ее тайну

Сбой произошел в работе TikTok в РФ