Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылы турында китап чыкты

0

Чирмешән районының тагын бер авылы «тарихлы булды». Түбән Кәминкә авылының 300 еллык үткәнен колачлаган яңа хезмәт дөнья күрде. Шушы көннәрдә «Түбән Кәминкә» китабын халыкка тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.

Сүз уңаеннан, безнең район тарихи китаплар – авыл тарихларын язу буенча республикада беренче урында тора икән.

Түбән Кәминкә - бай тарихлы һәм үзенчәлекле авыл. 1930нчы елда әлеге торак пункт Беренче Май районының үзәге була. Ул вакытта районга бүгенге Аксубай һәм Яңа Чишмә районнарының да берничә авылы кергән. Районда халык саны 42 меңнән артып китә. Ләкин телефон элемтәсе булмау сәбәпле, район үзәген тиздән Чирмешәнгә күчерәләр, Түбән Кәминкә тарихка шул яктан да кереп кала.

«Китап турында күптән хыялланып йөрдем. Берничә язучыга да тәкъдим итеп карадым. Рәхмәт Дамир Таҗиевка, моңа ул алынды. Китап буенча өч ел элек эшли башладык. Аңа кадәр мин авылда узган җыенда бу хакта халыкка мөрәҗәгать белән чыктым, авылдашлар фикеремне хупладылар. Мәктәптә элек «Туган як» түгәрәге алып бара идем. Шул чакта ук без, балалар белән, авылдашларның истәлекләрен язып алдык, күп гаиләләренең шәҗәрәләрен төзедек. Материаллар туплауда авылдашларның өлеше зур. Дамир Нәзир улы бик зур эш башкарды, архивларда байтак мәгълүмат туплады ул. Әлегә кадәр билгеле булмаган мәгълүматлар да ачыклады», – диде бу гамәлнең инициаторы һәм башлап йөрүчесе Миңсылу Закирова.

Китапны тәкъдим итү чарасында сүзне якташлары, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдиновка бирделәр. Ул район җитәкчесе Рамил Айбатов исеменнән авылдашларын шундый истәлекле вакыйга белән котлап, китапка материалларны туплауда, аны нәшер итүгә өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аеруча Минсылу Закирова һәм китап авторы Дамир Таҗиевның хезмәтләрен атап үтте.

Дамир Нәзир улы - Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Кармыш, Яшәүче, Саклык, Иншар авыллары турында нәшер ителгән китаплар, бик күп фәнни-гамәли хезмәтләр авторы.

Бу тарихи хезмәт 392 битле, ул 250 данә тираж белән басылган. Китапка 370 тирәсе фоторәсем кергән. Аның бер данәсе 1800 сумга сатылган. Басманы бик тиз алып бетергәннәр.

Тәкъдим итү кичәсендә Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, Казаннан килгән танылган журналист Рәшит Минһаҗ, авыл имамы Рифкать Закиров һәм башкалар котлау сүзләрен ирештерде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина вышла в четвертый раунд Australian Open, Швентек разгромила Радукану






Жителям Кировской области стал доступен прямой авиаперелет Киров-Калининград

«Не было интимной близости с мужем»: помощница Ванги раскрыла ее тайну

Овечкин пригласил на Ovi Cup юную болельщицу, передавшую ему свою клюшку

Сбой произошел в работе TikTok в РФ