Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

«Гаилә архивын тапшыр – 2024» конкурсының җиңүчеләре билгеле

0

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы уздырган «Гаилә архивын тапшыр – 2024» дигән конкурсының җиңүчеләре билгеле, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат үзәге.

Жюри чыгарган нәтиҗәләр буенча, бәйгенең җиңүчесе дип Сарманнан РФ халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Әхмәдуллина Софья Мөҗәһит кызы табылды. Икенче урында – Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре, Буа муниципаль районының Мактаулы гражданины, тарихчы – Нигъмәтуллин Илгиз Фәйзер улы. Өченче урында – Яшел Үзәннән Хезмәт ветераны, «Фидакарь хезмәт өчен» бүләк иясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы каршындагы штаттан тыш эксперты Мельникова Татьяна Николаевна.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр: I урын өчен – 50 мең сум, II урын өчен – 30 мең, III урын өчен – 20 мең.

Бәйгенең нигезләмәсе буенча анда республиканың тарихын, үсешен чагылдыручы документларны эченә алган гаилә архивлары ияләре катнаша. Бәйгене үткәрүнең төп максаты – дәүләт архивын чын мәгънәсендә кызыклы, тарих өчен кирәкле, файдалы документлар белән тулыландыру.

Конкурс ике этапта уза: башта муниципаль архивларда, аннары республика күләмендә. Соңгы этапта эшләрне Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган жюри әгъзалары бәяләде. Аның составына Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең республика органнары һәм иҗтимагый оешмалары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре кергән иде.

Алдагы еллардагы кебек, быел да конкурска бик күп гаризалар кабул ителгән, ә катнашу өчен документлары конкурс нигезләмәсенә тулысынча туры килгәннәр генә сайлап алынган. Катнашучыларның географиясе Азнакай, Апас, Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Сарман, Теләче, Спас муниципаль районнарын һәм Чаллы, Әгерҗе, Арча, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә шәһәрләрен үз эченә ала.

«Конкурска тәкъдим ителгән документларның күптөрлелеге сөендерде. Алар арасында фотосурәтләр, шәхси документлар (никахлашу, туу турындагы таныклыклар, хезмәт кенәгәләре һ.б.), язу машинкасында басылган әсәрләр, афишалар, таныклыклар, дипломнар, бүләкләр, журнал мәкаләләре, очерклар, китаплар һәм башкалар бар. Конкурста мәктәп укучылары да бик теләп катнашты. Кайберләренең эше хәтта фәнни докладлар белән чагыштырырлык. Теләче районыннан Бәширов Ислам Айнур улы үзе турында болай дип яза: «Мин Биккәннең 8 нче буын оныгы, Олы Мишә урта мәктәбендә 4 нче сыйныфта укыйм. Безгә үз тарихыбызны, гаилә, авыл тарихын өйрәнергә һәм аны киләчәк буынга тапшырырга кирәк»...» – дип хәбәр итә матбугат үзәге.

Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. Конкурста җиңүчеләрнең гаилә архивлары документларының төп нөсхәләре Татарстан Республикасы Архив фонды составына кертеләчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова разгромно проиграла Белинде Бенчич во втором круге турнира WTA-500






«Летают, как хотят». Пилот Романов объяснил частые катастрофы малой авиации

В доме 1971 года постройки в центре Москвы заменили все лифтовое оборудование

ЖУРНАЛ TIME ПРИМЕРНО ПОВТОРИЛ ИДЕЮ АНАТОЛИЯ ГОЛОДА. Важные новости! В.В. Путин, Дональд Трамп, Илон Маск. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Как шахтёры. Ашихмин: пережить рекорды атмосферного давления поможет чай