Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Мәскәүдә студентлар Казанда һәм Зөядә ясаган картиналардан торган күргәзмә ачылды

0

Мәскәүнең Милли сәнгать һәм фотография музеенда «Пленэр 2024. Казан, Зөя, Иннополис» дип аталган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспозициядә Мәскәү политехника университетының В.А.Фаворский исемендәге Китап графикасы һәм сәнгате институтының «Рәсем һәм Сынлы сәнгать» кафедрасы студентлары һәм укытучылары ясаган 200гә якын эш тәкъдим ителгән.

Иҗади сәяхәт 2024 елның җәендә була. Сәяхәт вакытында башкала кунаклары Казан һәм Зөянең тарихи урыннарына бәя бирә һәм алар белән илһамлана, портретлар иҗат итә. Пленэр кысаларында педагоглар катнашучылар өчен шәхси консультацияләр үткәрә. Белгечләр көн саен студентлар белән бергә эшли.

1,5 меңгә якын картина һәм график эш ике атна дәвам иткән пленэрның нәтиҗәсе була. Аларның иң яхшылары күргәзмәдә тәкъдим ителә.

Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин да катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Блинкова вышла во второй круг турнира WTA-250 в Клуж-Напоке, обыграв Соррибес-Тормо






В Москве рассмотрели реализацию инфраструктурных проектов в Ингушетии

Жители Камчатки стали чаще выезжать в командировки

В России признали нежелательной деятельность The Independent Barents Observer AS

Горожанам рассказали об итогах первого года работы круглогодичных ярмарок выходного дня