Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Татарстан хастаханәләре электрон медицина карталарына күчте

0

Татарстандагы дәүләт хастаханәләре декабрь аеннан электрон медицина карталарына күчте.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, хастаханәләр электрон карталар куллана башлаган инде, ә бөтен документлар хәзер «Электрон сәламәтлек саклау» платформасы аша эшкәртелә.

Хәзерге вакытта эшләүчеләр системаны оптимизацияләүне дәвам итә, әмма төп үзгәрешләр кертелгән инде.

Быел Татарстан хастаханәләрендә рәсмиләштерелгән структуралы электрон документлар саны 50 миллионнан артып киткән.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда Татарстанда бердәм цифрлы контур булдыру буенча «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының барлык алты төп күрсәткече дә вакытында һәм планнар нигезендә үтәлгән. Хәзерге вакытта республика безнең төбәк мәгълүмат системасын гомумроссия системасына интеграцияләү буенча таләпләрне уңышлы үтәде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Серена Уильямс

Серена Уильямс стала совладельцем первой команды женской НБА из Канады






Генетик Кузнецова исключила возможность вспышки лихорадки денге в России

Оборот пищевой промышленности Москвы показал рост в 10% по итогам 2024 года

«Я не заработала ничего, еще и попала»: обманутая Ирина Дубцова оправдалась за отмену концертов

Завершены монолитные работы в четвертой очереди жилого комплекса «Селигер Сити»