Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Ульяновск өлкәсендә татар телен иң яхшы белүче балаларны ачыклаганнар

0

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Р.Нигъмәтленең «Татар телен иң яхшы белүчеләр» дигән язмасы чыкты.

Ульяновск өлкәсенең сәләтле балалар өчен «Алые паруса» кампусында ана (татар, чуваш, мордва) теле һәм әдәбияты буенча төбәк олимпиадасы узды.

Татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында бәйгенең район этабында җиңү бәхетенә ирешкән 25 бала - Иске Кулаткы район үзәге 1 нче урта мәктәбенең, Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбенең, Барыш районы Калда авылы урта мәктәбенең, Карсун районы Нугай иле авылы урта мәктәбенең, Чынлы районы Кәшә авылы урта мәктәбенең, Димитровград шәһәре Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбенең һәм Ульяновск шәһәре 28 нче урта мәктәбенең 9-11 класс укучылары катнашты.

Олимпиада биремнәрен уңышлы үтәгән сәләтле, акыллы балаларны төрле кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар да көтә иде. «Өмет» газетасы редакциясе хезмәткәрләре милләт җанлы егетләр һәм кызларны өлкә күләмендә таралучы бердәнбер татар газетасының тарихы һәм бүгенгесе, күпләр өчен серле булган журналистика һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштырдылар, шулай ук краеведение, данлыклы шәхесләр темасына кызыклы викторина да үткәрделәр. Ә икенче көнне балалар янына кунакка Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы, хәзер инде күрше төбәкләрдә дә танылып өлгергән «Урама» халык фольклор ансамбле солистлары килгән иде. Татар моңын саклап калу һәм яшь буынга җиткерү максатында зур тырышлык куючы сәхнә осталары халкыбызның онытылмас көйләрен яңгыраттылар. Өлкә олимпиадасында осталыкларын күрсәтүче балалар үзләренең укытучылары белән бергә искиткеч бай эчтәлекле стена газетасы да әзерләгәннәр әле.

Ә бәйгенең соңгы көнендә олимпиадада катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында җиңү яулаган 9-11 сыйныф укучыларын өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф үсеше институтының баш белгече, татар автономиясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Абутдинова котладылар.

Менә алар – өлкә олимпиадасында җиңүчеләр, ягъни татар телен иң яхшы белүче балалар: Димитровград шәһәре Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Азалия Дигандирова, Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары Мәрьям Даньялова һәм Әминә Рафикова.

Димитровград шәһәренең Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе, Иске Кулаткы район үзәгенең 1 нче урта мәктәбе, Чынлы районы Кәшә авылы урта мәктәбе, Барыш районы Калда авылы урта мәктәбе укучылары призлы урыннарга лаек табылды.

Өлкә бәйгесендә җиңү бәхетенә ирешкән балалар Казан шәһәрендә төбәкара олимпиадада Ульяновск өлкәсе данын яклаячак.

«Мәктәптә татар телен аерым предмет буларак өйрәнүче балалар бик нык әзерләнеп килгәннәр. Аларның тырыш укытучыларына чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Туган телебезне яратучы, аны камил белергә теләүче укучылар бар әле. Алар үз мәктәпләре, үз районнары һәм өлкәбез данын яклау өчен бөтен көчләрен куялар»,- ди Ульяновск өлкәсенең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова.

Ә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин өлкә олимпидасында катнашучы татар балалары саны арта баруына шатлануын белдерде. Димәк, ана телебез яши, аны үсеп килүче буын яшәтә, ди ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева ответила, есть ли у неё подруги в WTA-туре






ЦСКА может купить нового полузащитника - известно имя

"Что они там делают?": Сенатор Климов ответил на обвинения Лекорню в "агрессивном наведении ПВО" на самолёт французов

Казань заняла 47 место среди городов России по доходности квартир при сдаче в аренду

Медведев оценил последствия решений Байдена