Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары Рәхмәт хаты алды

0

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова Ватан Геройлары көнендә махсус хәрби операция хәрбиләренең әниләренә һәм хатыннарына Рәхмәт хатлары тапшырды. Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бу хатын-кызлар, чын тыл сугышчылары буларак, маскировкалау челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый һәм солдатларга җылы оекбашлар бәйли. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Шулай ук Әлмәтнең 50 яшь кешесе юнармия сафларына керде. Яшүсмерләр һәрвакыт үз Ватанына һәм Яшь армия туганлыгына тугры булырга ант итте. Яшь армиячеләргә сәламләү сүзе белән Гүзәл Хәбетдинова һәм район хәрби комиссары Рәдиф Камалиев мөрәҗәгать итте.

«Ватан геройлары яшь буынга үрнәк булып тора. Бүген яшь армиячеләр сафына кергәндә ант итәчәкләр. Бу мөһим һәм әһәмиятле вакыйга аларның хәтерендә һәм йөрәкләрендә гомер буе сакланачак», - диде Гүзәл Хәбетдинова.

«Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән геройларны искә алу, патриот һәм Россиянең лаеклы гражданы булу — яшь армияче антындагы бу сүзләр балаларның девизына әверелә, ул бүген, Ватан Геройлары көнендә, аерым мәгънәгә ия була», — диде хәрби комиссар.

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлиләр.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в четвертьфинал теннисного турнира в Роттердаме






ДАНА ПАРИМБЕТОВА: "Говорить о полноправной конкуренции нейросети с авторами пока рано"

У жителя Подмосковья забрали дом за производство наркотиков

Москвичку оштрафовали на 855 тысяч за покупку машины за наличные

Сбой фильтра. Онколог Романов назвал предпосылки развития рака печени