Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларга стелалар куелды

0

Аксубай техникумының Хәтер аллеясында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Сергей Ильин һәм Хөсәен Моратшинга тантаналы рәвештә стелалар ачылды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Тантаналы митингка геройларның якыннары, туганнары, техникум шәкертләре, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте, иҗтимагый формированиеләр вәкилләре, дин әһелләре, якташларыбыз турындагы хәтер кадерле булган барлык кешеләр җыелды.

Район башкарма комтеты җитәкчесе Алмаз Мингулов тантанада чыгыш ясап, Сергей Ильинның хәрби батырлыгын билгеләп үтте.

«Без андый геройлар турындагы хәтерне кадерләп сакларга тиеш, – диде ул. – Бу стела – батырга һәм аны тәрбияләп үстергән гаиләсенә тирән ихтирам күрсәтү», – диде ул.

«Ул район үсеше өчен, шулай ук халык хуҗалыгының төрле тармакларында һәм «Татпотребсоюз» системасында эшчәнлек этапларында үзеннән зур өлеш керткән кеше. Район үсеше чорында да, район кулланучылар җәмгыятенә нигез салынган вакытта да, аның бу юнәлешне үстерүгә керткән өлеше гаять зур», – диде Алмаз Мингулов Хөсәен Моратшинны искә алып.

Митингта ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәге имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм изге Феодосий Тотемский православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев үз Ватаныбызның патриотлары, тарихи хәтер, буыннарның үзара ихтирамы һәм буыннар дәвамчанлыгы турында сөйләделәр.

Стелалардан ак япмалар төшерелде һәм митингта катнашучылар алдында геройларның күңелгә якын образлары пәйда булды. Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм стелалар итәгенә чәчәк куйдылар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Хавбек "Пари НН" Калинский: Синнер - адекватный парень, одобряю выбор сестры






В Австрийских Альпах лыжник выжил после того, как его накрыло лавиной

Арбитражный суд Москвы запретил Google вести разбирательства в США

Елизавета Боярская, Виктория Исакова, Елена Лядова, Владимир Вдовиченков, Сергей Безруков и Агата Муцениеце на премии "Золотой орёл"

Купе по цене плацкарта: РЖД ошеломила пассажиров приятным сюрпризом