Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Лирон Хәмидуллин: Башкалабыз Казанда Дәрдемәндкә музей оештыра алганыбыз юк

0

Язучы, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллин Татарстан башкаласы Казанда шагыйрь, меценат, алтын приисклар хуҗасы Дәрдемәнд – Закир Рәмиевка әле дә музей оештырылмаганын әйтте.

«Әлбәттә, аңа бер бүлмә җиткән булыр иде. Зур музейда: «Безнең бөтен бүлмәләр урнаштырылып бетерелгән, буш түгел», - диләр. Ничек булыр? Бәлки быел яңадан бу мәсьәләне кузгатып карарлар, дигән сүзләр йөри», - диде ул Татар китабы йортында Дәрдемәнднең 165 еллыгына багышланган «Сагышлы» күргәзмәсе ачылышында.

Аның әйтүенчә, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркны ачкан вакытта Дәрдемәнднең өлкән улының оныгы Бату Рәмиев махсус килгән булган. «Музей ачабыз дисәләр, экспонатларны үзем алып килеп тапшырам», - дигән иде. Шул исәптән, чын көмеш кашыклар да бар иде. Безнең музейдагы әйберләрне дә куярга мөмкин булыр иде», - дип саный язучы.

«Күргәзмәдә тәкъдим ителгән көмеш кашыкларны Дәрдемәнд гаиләсе өчен махсус заказ биреп эшләткәннәр. Һәр кашыкка «З.Р.» дигән инициал куелган. Бер елны мин Равил Бохараевка Дәрдемәнднең кызы Зәйнәп апа Рәмиеваның адресын биргән идем. Ул кашык, чәнечке җибәргән иде. Дәрдемәнднең шулай ук көмештән самавыры да булган. Бу очракта Дәрдемәнд үзе түгел, Европада булып кайткан улы – Искәндәр заказ биреп эшләткәндер, дип уйлыйбыз», - диде Лирон Хәмидуллин.

Язучы Татарстан Милли музее фондларында Равил Бохараев алып кайткан экспонат – Дәрдемәнднең бер чәнечкесе, бер кашыгы саклануын әйтте.

«Без аны икәү илтеп тапшырган идек. 2003 елда минем тырышлык белән Дәрдемәнднең китабын чыгардык. Анда рәсемнәр дә бар. Шулай ук, картада Рәмиевларның алтын приискларын да билгеләделәр. Шундый ук альбом 2019 елда чыккан иде. 2003 елдагы китапта Дәрдемәнднең барлык шигырьләре дә урын алмады, 2019 елдагысында барлык шигырьләре бар. Шигырьләрне Мәскәүдә яшәүче Венера Дунаева-Вәлиева тәрҗемә иткән иде. Татар кешеләреннән Дәрдемәнд шигырьләрен тәрҗемә итүче – Вил Ганиев», - диде ул.

Картада Дәрдемәнднең алтын приисклары билгеләнелгән урыннар

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Коллинс ударила себя по пятой точке после матча с австралийкой. Её освистал весь стадион






Незакрытый гештальт: что делать, если партнер говорит о бывших гадости

Вывоз строительного мусора без проблем

Как проходит процедура фотоомоложения

В Москве два человека погибли в ДТП после взрыва авто, влетевшего в столб