Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Татарстанда XVIII гасырда төзелгән мәчетнең манарасына ярымай куйдылар

0

Кукмара районының Мәчкәрә авылында XVIII гасыр азагында төзелгән тарихи мәчеткә ярымай урнаштыру тантанасы булды. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Аллаһ йорты 1791-1793 елларда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип табылды һәм татар архитектурасының уникаль һәйкәле булып тора.

Узган гасырның 20нче елларында мәчетнең манарасын кисәләр. Бинаны ябалар, ә соңыннан авыл хуҗалыгы максатларында файдаланалар. Шуңа да карамастан, мәчет тарихи кыйммәтен бүгенге көннәргә кадәр саклаган.

Объектта реставрация эшләре 2022 елда башланды. Шушы вакыт эчендә бинаның нигезен ныгыту, таш диварлардагы ярыкларны бетерү (һ.б.) буенча авариягә каршы эшләр башкарылды.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин белдергәнчә, ике ел элек билгеләнгән максатларга ирешкәннәр.

Объектны яңадан торгызуга Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов зур өлеш керткән. Ул Аллаһ йортының тарихын өйрәнгән һәм мәдәният һәйкәленә җирле халыкның игътибарын юнәлткән.

Фото, видео ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетыннан




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

В сети появилось трогательное видео Рыбакиной с детьми






Сотрудники Росгвардии помогли потушить загоревшийся автомобиль в Москве

Объявлен международный конкурс «Космический кубок: Миссия "ЛУНА"»

Новый развлекательный центр «Галактика» открыт в Очаково-Матвеевском

Газпромбанк Лизинг начал поставку новых автобусов в Ярославскую область