Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Аксубайда имамнар көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алышты

0

Аксубайда районы советында имамнар район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов белән очрашты. Утырыш Татарстан Рәисе хакимияте вәкиле катнашында узды. Утырыш эшен ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, көньяк төбәге казые, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров алып барды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Катнашучылар мөхтәсибәт эшчәнлеге буенча мөһим мәсьәләләр турында фикер алышты. Шуларның иң мөһиме – район территориясендә экстремизмга юл куймау, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, карашлары чын мөселман диненә туры килми торган читтән килүчеләргә карата уяулык күрсәтергә кирәк.

Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфтие һәм казый (шәригать судьясы) сайлау буенча IХ корылтайга (имамнар җыелышына) делегатларны билгеләде. Имамнар игътибарына коммерцияле булмаган оешма бәйгесендә катнашу турындагы мәгълүмат җиткерелде.

Катнашучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, һәр көнне очрашырга туры килгән актуаль мәсьәләләрне күтәрделәр.

Бу мәсьәләләр буенча бердәм эшчәнлек юнәлешләрен һәм проблемалы хәлләрне чишү юлларын билгеләделәр. Иң актив дин әһелләре бүләкләргә лаек булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Роттердам (ATP). 2-й круг. Медведев встретится с Беллуччи, Хуркач – с Лехечкой






Смартфон Samsung Galaxy A16: самая доступная модель бренда 2024 года

Ефимов: в Свиблове по программе КРТ построят квартал со спорткомплексом

Свыше 110 уроков пенсионной грамотности провели сотрудники Отделения СФР по Москве и Московской области

Владимирская область подтверждает намерения вернуться в число "летающих" регионов