Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Үзәк Банкның экс-җитәкчесе Россия Банкы төп ставканы үзгәртми калдыра ала дип саный

0

Үзәк Банкның элекке башлыгы Сергей Дубинин Россия банкы 20 декабрьдә узачак утырышта төп ставканы үзгәртми калдыра ала дип саный.

Спикер аңлатканча, төп ставканы күтәрү инфляция белән көрәштә нәтиҗәне тиз арада түгел, ә бары тик ярты елдан соң гына китерәчәк. «Минемчә, мондый шартларда төп ставканы үзгәртмичә дә була. Берни дә үзгәрмәячәк», – дип яза Дубинин сүзләрен «Газета.Ru».

Әмма ул Үзәк Банк җитәкчеле чынлыкта ставканы 22 процентка ( 1 процент) кадәр арттырачак дип саный. «Миңа калса, арттыру кирәклеген таныячаклар», – дигән Дубинин.

Баштарак Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина «Россия зовет!» инвестиция форумында Үзәк банк төп ставканы 20 декабрьдә күтәрәчәк, дип фаразлаган иде. Әмма карар алдан билгеләнмәгән, дип өстәде ул. Аның сүзләренчә, инфляция факторы барлыкка килде — валюта курсы, бәяләр үсеше югары булып кала. Әмма шул ук вакытта кредит бирү (шул исәптән компанияләр арасында да) акрынайган.

Соңгы мәртәбә Үзәк Банк төп ставканы 19 проценттан 21 процентка күтәргән иде. Журналистларның мондый процентка кредитны кемнәр ала дигән соравына Эльвира Нәбиуллина: «Бизнес ала!» дип җавап бирде.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Пэм Шрайвер

Трофеи чемпионки Олимпийских игр по теннису Шрайвер вернулись к ней после кражи






Зима еще даже не началась: Роман Вильфанд рассказал, когда нагрянут сумасшедшие морозы

Боксерский турнир "Ночь чемпионов" прошел в Москве

Bloomberg: израильское шпионское ПО пыталось взломать 90 человек в WhatsApp

Аллергикам порекомендовали готовиться к началу сезона цветения в Москве