Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

«Салават күпере» журналы балалар өчен «Салаватик»лар белән өйрәнәм!» проектын тәкъдим итә

0

«Салават күпере» журналы балалар өчен яңа «Салаватик»лар белән өйрәнәм!» проектын тәкъдим итә. Бүген интернетта проектның беренче җырлы видеосы чыкты. Бу хакта «Салават күпере» журналы хәбәр итә.

«Безнең нәни укучыларыбыз «СалаваТик» төркемен бик якын итә. Аларга кушылып, татарча җырлый, бии. Редакциябез белән уйладык та, балаларны Салаватиклар белән татар теленә өйрәтергә булдык. Әлбәттә, сүзләрне җырлый-җырлый өйрәтәчәкбез. Беренче җырыбыз «Төсләр» дип атала. Ул җыр өчен талантлы шагыйрә Гөлназ Гарипова-Дениз – сүзләр, Руслан Әмиров көй язды. Видеоклипта Салаватиклардан тыш «СалаваТик» балалар студиясе укучылары да катнашты. Алга таба да клипларда Салаватик мәктәбе студиясе укучылары катнашачак. Аларны остазларыбыз сайлап тәкъдим итәчәк», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Әлеге проект өчен еллык план төзелгән, темалар исемелеге язылган. «Проектның айлык темасы, әлбәттә, «Салават күпере» журналының төп темасы белән аваздаш. Гыйнвар санында укучылар журналда «Төсләр» темасы белән таныша. Без аларга төсләр турында әкият, уеннар, хәтта тәҗрибә дә тәкъдим итәбез. Ә инде «СалаваТик»лар белән өйрәнәм!» проекты бу теманы тагын да ачып, төгәлләп куячак», – ди «Салават күпере» журналы әдәби мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.

Моннан тыш, «Салават күпере» укучыларына тагын бер күчтәнәч әзерләгән.

«Быел «Салават күпере» журналында дөнья күрәчәк әкиятләрдә Салаватиклар да катнаша башлаячак, ягъни алар әкият геройларына әвереләчәк. Ел дәвамында аларның кызыклы маҗаралары белән танышырга, Салаватиклар белән дуслашырга, җырлый-җырлый яңа сүзләр өйрәнергә мөмкин булачак. Алга таба саннар, фигуралар, хайваннар һәм ел фасыллары турында шәп җырлар булачак», – ди Гөлнара Хәйдәрова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова с уверенной победы стартовала на турнире WTA-500 в Линце






Добровольская, Линч, Немоляев. Кого мы потеряли в январе 2025 года

«Желтый» уровень погодной опасности объявили в Москве и Подмосковье

В 5 округах Подмосковья устранили незаконные граффити и рекламу

Вернется "настоящая зима": главный синоптик России Роман Вильфанд сделал новый прогноз на февраль