Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Россия Төзелеш министрлыгында Татарстанның торак-коммуналь хуҗалыгы турында сөйләштеләр

0

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчесе Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белән эшлекле очрашу уздырды.

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар гамәлдәге «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының федераль проектларын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады. Алар - территорияләрне төзекләндерү, авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, транспорт һәм коммуналь инфраструктураны үстерү.

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру буенча федераль план үтәлә. Агымдагы елның 10 аенда гомуми мәйданы 3,05 млн квадрат метр торак төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, шуларның 2,2 млн квадрат метрын шәхси торак төзелеше тәшкил итә. Шулай ук төбәк транспорт һәм коммуналь инфраструктураны үстерү белән актив шөгыльләнә. «Стимул» программасы буенча 12 автомобиль юлы, 6 торак-коммуналь хуҗалык объекты һәм инженерлык челтәре файдалануга тапшырылган.

Моннан тыш, республика быел «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыруда катнаша торган 13 төбәкнең берсе булып тора. Хәзерге вакытта Казанда чистарту корылмалары комплексын гамәлгә кертү рәсмиләштерелә, бу төбәктәге экологик вазгыятьне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев победил Вавринку и вышел во второй круг турнира ATP в Роттердаме






Газпромбанк Лизинг начал поставку новых автобусов в Ярославскую область

Смартфон Samsung Galaxy A16: самая доступная модель бренда 2024 года

Магнитогорский клуб занял итоговое пятое место на первенстве России по следж-хоккею

Прокуратура в Подмосковье проверит Wildberries из-за досмотра до трусов