Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Казанда һава торышы турында метеоролог: Декабрь тотрыксыз булуы белән аерылып тора

0

Декабрьнең беренче декадасы Казанда нормадан шактый җылырак булды. Төньяк Атлантиканың активлыгы арту сәбәпле, температура һәм атмосфера басымы еш үзгәреп торды. Бу хакта «Татар-информ»га профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Декабрь һәрвакыт һава торышының тотрыксыз булуы белән аерылып тора. Казан федераль университеты метеорология обсерваториясе мәгълүматлары буенча, беренче декада климатик нормадан 3,5 градуска җылырак булды. Норма буенча һава температурасы -5,9 градус булырга тиеш иде, ә ул -2,4 градус иде. Кар соңга калып яуды, хәзер Казанда кар катламының биеклеге якынча 14 см чама тәшкил итә», - дип сөйләде ул.

Юрий Переведенцев мәгълүматлары буенча температураның еш үзгәрүе тискәре нәтиҗәләргә китерә. «Кан басымы сикерә, бер тәүлек эчендә ул 10 мм га төште, моны метеобәйле кешеләр сизде», - дип аңлатты ул.

«Татар-информ» әңгәмәдәше Россиянең Европа территориясендә атмосферада «зур контрастлар» күзәтелә, дип өстәде.

«Хәзер циклон безгә Атлантикадан килә, ә көньякта циклон Урта диңгездән килә. Атмосфера фронтлары, һава температурасы һәм атмосфера басымы, җил, буран, бозлавык күзәтелә», - диде Переведенцев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Хачанов проанонсировал свое интервью у футболиста Смолова совместной фотографией






PRO ГОРОД 2025 сформирует новые стандарты градостроительства

В Петербурге суд посадил скаута элитного эскорт-агентства с юными сотрудницами

Убрала на пять условно // Экс-главу клининговой компании осудили за хищение средств Минобороны

"Иисус из УСБ": РОССИЮ, США, ЕВРОПУ МОГУТ ПУСТИТЬ В РАСХОД? ЛИБО РОССИЯ, США, ЕВРОПА МОГУТ УЛУЧШИТЬ МИР?! СЕНСАЦИЯ! Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!