Эшләмәүче пенсионерларга өстәмә пособие түләнәчәк
Киләсе елда картлык буенча уртача еллык иминият пенсиясе 13 132 сум тәшкил итәчәк.
Россия буенча эшләре булмаган пенсионерларга өстәмә социаль пособие түләнәчәк. Ул пенсия күләмен закон тарафыннан билгеләнгән төбәктәге тиешле яшәү минимумына җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Өстәмә 2,7 миллион пенсионерга билгеләнәчәк. Татарстан үзенең яшәү минимумын булдырды. Шуңа да карамастан, эшләмәүче пенсионерлар, әгәр аларның пенсияләре билгеләнгән суммага җитми икән, шулай ук өстәмә алачак.
