Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә бәйле 130 закон кабул ителгән

0

Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә кагылышлы 130 закон кабул ителгән. Аларның күпчелегенең автордашлары – Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Бердәм Россия» партиясенең XXII съезды алдыннан. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, парламентарийлар бу эшне дәвам итәргә әзер. Әлеге максаттан алар шул исәптән хәрбиләр дәвалана торган госпитальләрдә була, аларның нәрсәгә мохтаҗлык кичерүен белә.

«Махсус хәрби операциядән кайтучылар эшкә урнаша, үзләрен гражданлык позицияләрендә күрсәтә алсын өчен мондый законнарны тагын да күбрәк кабул итәргә телибез. Без мәшгульлек, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау буенча яңа проектларны карарга ниятлибез. Нәкъ менә шуннан чыгып халык программасына үзгәрешләр кертәчәкбез», - диде парламентарий.

Искәртеп узабыз, съезд кысаларында «Бердәм Россия»нең халыкара программасына махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен кертү күздә тотыла. Чарада шулай ук партиянең генераль советы һәм президиумы яңартылачак. Җитәкче вазифаларның бер өлешенә махсус хәрби операциядә катнашучылар билгеләнер дип көтелә.

Фәррахов шулай ук Татарстанда халык программасын гамәлгә ашыруга да тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, аның республикадагы уңышы шул исәптән Дәүләт Думасы депутатларының эше белән дә бәйле.

«Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар корпусы даими рәвештә әлеге программаны гамәлгә ашыру юнәлешендә эшли. Безнең бу чакырылышта әле күп эшләр башкару мөмкинлегебез бар, шуңа күрә халык программасына Татарстан буенча проектларның да керүен телибез. Шунлыктан съездда бик актив эшләргә ниятлибез», - дип искәртте ул.

Съезд эшендә Татарстан делегациясе дә катнаша. Алар арасында партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, партиянең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVII конференциясе барышында сайланган депутатлар бар.

Чарада шулай ук партия тарафдарлары, «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе», Иҗтимагый ярдәм штабы вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев һәм Рәсим Баксиков, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар һ.б. катнаша.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Блинкова обыграла Росе и вышла во второй круг турнира WTA в Лиможе






В Московском авиацентре появился новый пожарный вертолет Ка-32А11ВС

Поисковый отряд «Страж» в Химках поучаствовал в межрегиональном форуме

Корона будет нашей, или Как узнать человека за одну партию

Божович рассказал, кто является фаворитом РПЛ