Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

2025 елның сентябреннән мәктәпләрдә Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр барлыкка киләчәк

0

2025 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә 5-9 сыйныфлар өчен Россия тарихы буенча яңа дәреслекләр булачак. Бу хакта КФУда Россия Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе урынбасары Николай Овсиенко хәбәр итте.

«Узган елда 10-11 сыйныфлар өчен Россия тарихы һәм бөтендөнья тарихы буенча дәреслекләр чыккан иде», – дип сөйләде ул төбәк тарихы дәреслекләре әзерләү буенча төбәкара конференциясенең пленар утырышында.

Россия мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова якын арада җәмгыять белеме буенча дәреслек әзерләнәчәк дип өстәде.

«Хәзер аның буенча эш алып барыла», – диде ул видеоэлемтә аша.

Колударова сүзләренчә, 9-11 сыйныфлар өчен җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләрне 2026 елның 1 сентябреннән кертергә планлаштыралар.

Казанда 12 декабрьдән бирле төбәк тарихы дәреслекләре әзерләү буенча төбәкара конференция уза. Ул 15 декабрьдә төгәлләнә. Форумда Россиянең 30дан артык төбәгеннән мәгариф департаментлары вәкилләре катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Полина Кудерметова проиграла в первом круге турнира WTA-125 в Лиможе






Кремлёвская ёлка - почти королева: вторая по высоте в Европе – уступила лишь Вене

«Край имеет великую нужду в лекарях»: из истории борьбы с эпидемиями в Якутии

Фигурант дела о хищении имущества МО два года участвовал в следствии

Пять человек спасли из горящей квартиры на западе Москвы