Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Казанда махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен чыршы бәйрәме узды

0

«Әкият» Балалар үзәгендә Татарстанның Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен «Могҗиза көткәндә» дип аталган чыршы бәйрәме оештырды.

Бәйрәм интерактив яңа ел спектакле рәвешендә узды, ул «Праздник у ворот» оешмасы һәм аның җитәкчесе Ирина Иванова ярдәме белән оештырылды.

«Барысы да без теләгәнчә, без уйлаганча булды. Балалар интерактивлар, уйнарга, сикерергә ярата. Битараф булмаган шул кадәр кеше күргәч күңелгә рәхәт һәм җылы булды, чөнки кешеләр хәйрия нигезендә булышырга әзер», – дип сөйләде Татарстан Республикасының Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Ангелина Галимова.

Оештыручы сүзләренчә, бу бәйрәм балалар өчен генә түгел, ә махсус операциядә катнашучыларның якын туганнары, әниләре һәм хатыннары өчен дә мөһим. Монда алар аралаша, бер-берсеннән бик зур терәк тоя ала.

Бәйрәм вакытында әниләр туганнарына яңа ел котлаулары һәм хатлар язды. Комитет бу хатларны фронтка җибәрәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова с победы стартовала на турнире WTA в Индиан-Уэллсе






Пять московских доходных домов признали памятниками архитектуры

Рассрочка замещает ипотеку

Собянин: До 25 марта москвичи могут высказать идеи по развитию столичного спорта

«Градусы»: Артём Кинг представил горячую новинку накануне 8 Марта