Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Бөтендөнья татар конгрессында Зәйтүнә Тычинскихның китабы тәкъдим ителде

0

Бүген, 16 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессының утырышлар залында Зәйтүнә Тычинскихның «Морза Колмәмәтовлар. Материаллар һәм чыганаклар. 1 китап. Ышаныч. Яклау. Намус. (XVII–XVIII йөзләр). – Төмән, 2024» дигән китабы тәкъдим ителде. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада галимнәр, татар морзалары һәм кенәзләренең нәселен дәвам итүчеләр, журналистлар һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Алар арасында ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов, басманың редакторы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, монография авторы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских һ.б. бар иде.

Кунакларны ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар тарихына кагылышлы фәнни карашлар формалашу хакында сөйләде. Данис Фәнис улы шулай ук бу юнәлештә Төмән өлкәсе, аеруча Тубыл шәһәре татар җәмәгатьчелеге тарафыннан нәтиҗәле эш башкарылуын билгеләп үтте.

Шуннан соң ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов сүз алды, ул әлеге институт тарафыннан Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге Тубыл комплекслы фәнни станциясе белән хезмәттәшлектә башкарылган эшкә тукталды һәм басылып чыккан хезмәтләрне билгеләп үтте.

Монография авторы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских Себер татарларының тарихы һәм мәдәнияте, шулай ук аны монография язарга нәрсә этәрүе хакында сөйләде.

Чарада катнашучылар түгәрәк өстәл кысаларында галимнәрнең яңа хезмәтләре һәм, урта гасырлардан башлап, күренекле татарлар тарихын өйрәнү проблемалары хакында фикер алышты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Индиан-Уэллс (ATP). 1-й круг. Нисикори играет с Муньяром, Сафиуллин встретится с Опелкой, Бублик – с Ватануки






Развивает бизнес в России, но отказывается выступать за 15 млн: Меладзе втихую проводит время в Москве перед мировым туром

В Подмосковье военный избил школьника, который пошутил над его дочерью

Кремль не комментирует статью WSJ о российском переводе в ЦБ Сирии на $23 млн

Не пропустите! Пенсионерам зачислят разовую выплату с четырьмя нулями 4 марта