Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Илнур Миргалиев: Тагын тәкъдим булса, Казахстан белән мин эшләргә әзер

0

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев, «Хан Солтан. Алтын Урда» операсын сәхнәгә чыгаруда катнашып, Казахстан белән хезмәттәшлектән канәгать калуын һәм тагын алар белән эшләргә әзер булуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Татарстан тарихчысы сюжет төзегәндә лекция укыган, төп консультантлар рәтендә булган. Казахча премьера Алма-Атада Абай исемендәге милли опера һәм балет театрында 29, 30 ноябрьдә, 1 декабрьдә күрсәтелгән иде.

«Аларның эшли белүе ошады. Тыңлыйлар да, сорыйлар да. Мөмкинлекләре, профессиональ белгечләре, матур тавышлы артистлары да бар, идарәче менеджмент та көчле, курыкмыйлар да. Минем шулкадәр игътибарлы, профессиональ иҗат кешеләрен беренче күрүем. Бик тиз башкарып чыктылар. Казахстан бу яктан нык алга киткән», - дигән фикердә Илнур Миргалиев.

Ул операны сәхнәгә чыгаруда катнашкан һәркем үз тәкъдимен әйтүен, ягъни, чып-чын кызыксыну булуына басым ясады. «Кайсы рольнең тавышы нечкәрәк, кемнеке калынрак, киемнәрдә бизәкләр һәм башка детальләрне үзләре шулкадәр дөрес тоемлап, чынбарлыкка туры китерергә тырыштылар», - диде.

«Киләсе сюжетларны да казах тарафы бик эшләргә тели. Тагын тәкъдим булса, Казахстан белән мин эшләргә әзер. Татарстанда тарихыбызны бу форматта күрсәтүдән без әле ерак, кызганыч», - дип белдерде Илнур Миргалиев.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Андреева выбыла из топ‑10 мирового рейтинга WTA






Прощание с поэтессой Иреной Панченко состоится в Пскове 9 марта

Уголовное дело возбудили после обнаружения тела пациентки в больнице Подмосковья

Культурно-досуговый центр «Полярный» в Москве скоро откроют

В Казани 85-летний юбилей отмечает ветеран вневедомственной охраны Росгвардии полковник милиции в отставке Александр Авдеев