Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024

Түбән Новгород өлкәсенең Уразавыл мәктәбендә Дамир Котдусов истәлеген мәңгеләштерделәр

0

«Туган як» газетасы Илнар Садековның «Дамир Котдусовның якты истәлегенә Уразавыл мәктәбендә хәтер тактасы ачылды» дигән язмасы чыккан. Хәбәрне Бөтендөнья конгрессы сайтында урнаштырдылар.

9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң) Дамир Котдусовның (Атяравыл) якты истәлегенә Уразавыл мәктәбендә хәтер тактасы ачылды.

Дамирның мәктәптә укыган чактагы (2003- 2012 еллар) хатирәләре, махсус хәрби операциядән җибәргән җылы сәламнәре турында директор урынбасары Гөлнара Садретдинова белән беренче укытучысы Зинаида Мортазина күз яшьләре аша сөйләде.

Кызыл Октябрь округы башлыгы Рафаэль Ильясов, аның урынбасары, мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһапов, хәрби комиссар Андрей Бандурин, мәктәп директоры Фәрит Хәйруллин үз чыгышларында мәрхүмнең каһарманлыгын, үлемсез булуын, аның якты исеме якташларының күңелендә мәңге саклануын билгеләп үтте.

«Гомер-гомердән шулай килә ич, Россия үзен генә түгел, бөтен дөньяны явыз карашлы илбасарлардан саклый. 1612 елда якташларыбыз Пожарский белән Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне генә түгел, күп илләрне Польша паннарыннан азат итте. Шулай ук 1812 елда французлар белән дә килеп чыкты – безнекеләр аларны Парижга кадәр куып барды. 1941-1945 еллардагы сугышта да безнең ил сакчылары Җир шарын фашистик режимнан саклап калды һәм бүген дә Җиңү бездә булачак», – дип сөйләде Фәрит Фатехович.

Дамирның абыйсы Наил әфәнде һәм кыз туганы Раилә ханым гаиләләре исеменнән якын кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерүчеләргә олы рәхмәтләрен белдерде.

Әйтергә кирәк, Ватан сакчылары истәлегенә биредә ачылган бу өченче хәтер тактасы инде. Моңа кадәр мәктәп бинасында Әфган сугышы каһарманы Равил Хөсәинов һәм махсус хәрби операция герое Шамил Гаязетдиновның мемориал такталары урын алган иде.

Әлеге чараның дәвамында мәктәпнең өченче катында махсус хәрби операциядә катнашучы якташ-хәрбиләр истәлегенә булдырылган музей почмагы да ачылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Елена Рыбакина за 9 минут выиграла матч в США






Концерт к 150-летию со дня рождения Мориса Равеля состоится в Зале имени Чайковского

Экс-мундепа Елену Филину заочно приговорили к восьми годам по делу о распространении "фейков"

Один человек погиб при пожаре в квартире на юге Москвы

«Авторадио» – партнер сольного концерта Николая Носкова