Добавить новость
ru24.net
World News
Декабрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда Зәңгәр күлләргә керү өчен түләү расланды

0

Казанда төбәк әһәмиятендәге «Зәңгәр күлләр» аеруча саклана торган табигый территориягә керү бәясе 100 сум күләмендә билгеләнгән. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Элегрәк республика Хөкүмәте башлыгы башка карар белән тыюлыкка түләп керүне раслаган иде. Ул вакытта Зәңгәр күлләр территориясенә керү бәячсенең төгәл суммасы билгеләнмәгән була.

Аеруча саклана торган табигый территориягә керү өчен түләү 100 сум тәшкил итәчәк дип планлаштырылган иде. Аны Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге алачак.

Түләүдән объектка хезмәт күрсәтүче түрәләр, хезмәткәрләр, биредә үз эшчәнлекләрен алып барачак эшмәкәрләр, шулай ук Зәңгәр күлләрнең биологик төрлелеген өйрәнүче фәнни хезмәткәрләр азат ителә.

Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетында махсус саклана торган табигать территорияләренә керүне түләүле итү кирәкле чара дип атадылар. Ведомство мәгълүматы буенча, мондый практика Россиянең күп төбәкләрендә гамәлдә, өстәвенә «бу ниндидер коммерция максаты белән түгел, ә табигый яктан аеруча кыйммәтле территорияләрне саклап калу өчен» эшләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Тренер второй ракетки мира сделал признание о Елене Рыбакиной






Седокова, задыхаясь от слез, отреагировала на смерть бывшего мужа Тиммы, покончившего с собой: видео

Холдинг «Газпром-медиа» с коллегами из Китая снимет военный фильм

В России начали продавать субсидируемые билеты

У дома в Москве после взрыва еще не убрали тела Кириллова и его помощника