Анализ тапшырганда 6 яшьлек кыз үлгән
Туберкулез булу-булмауга анализ алган вакытта 6 яшьлек кызчык үлгән.
Әти-әнисе аны Смоленск туберкулезга каршы диспансерга алып килгән булган. Процедура барышында кыз үзен начар хис итә башлаган. Ашыгыч ярдәм дә аның гомерен саклап кала алмаган. Хәзер тикшерү бара.
